Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Хокуклар сагында"

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан китапханәдә “Хокуклар сагында” исеме белән мәгълүмати күргәзмә тәкъдим ителде. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Татарстан ― Совет чорыннан соңгы Россиядә үз Конституциясен кабул иткән беренче төбәк. Конституциягә 19 тапкыр үзгәрешләр кертелә, соңгы үзгәрешләр 2023 елда ясала. Әлеге кызыклы фактлар белән китап укучылар әлеге күргәзмәдә таныша алдылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләделәр.