Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Бердәмлек - безнең көч"

"Бердәмлек - безнең көч" исеме белән тематик сәгать күчмә китапханәдә Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен “Халыклар бердәмлеге көне” уңаеннан үткәрелде. Дәүләт күләмендә билгеләнеп үтелүче бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Укучыларга әлеге вакыйгалар турында кызыклы видеопрезентация күрсәтелде. Тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә бердәмлекнең бик зур көчкә ия булганлыгы аңлатылды. А. Алишның "Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар" әкияте һәм Крыловның "Щука, лебедь и рак" мәсәлләре кычкырып укылды. Бердәмлек булмаганда, нинди генә эшкә тотынсаң да уңышка китермәгәне ассызыкланды. Чара ахырында укучыларга китапханә фондын тулыландыручы вакытлы матбугат басмаларына күзәтү үткәрелде, көзге каникул вакытында укырга китаплар тәкъдим ителде.