Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Икмәкле балачак"

Нәни балаларда ипигә карата сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләү максаты белән "Икмәкле балачак" исеме белән әхлакый сәгать үткәрелде. Бүгенге көндә өстәлләр сый-нигъмәттән тулып торса да, ипи табынның аерылгысыз бер өлеше булып кала бирә. Балаларга "Тылсымлы шарлавык" китабыннан "Ипиме, кәнфитме?" әкияте кычкырып укылды, балалар әкияттәге геройларның эшләренә үз бәяләрен бирделәр. Салават Рәхмәтуллинның "Сандыктагы хәзинә" китабыннан "Ак икмәк" шигырендә исә сүз кечкенә генә бөртекнең тәмле ипи булганчы үткән юлы турында барды.