Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әтиләр - ныклы терәк"

Һәр баланың тормышында әти-әни – ике иң якын һәм иң мөһим кеше. Әнинең роле һәркемгә аңлаешлы, әмма шуны истә тотарга кирәк: әтинең балалар тормышында катнашуы да бик мөһим. 2021 нче елдан башлап, октябрь аеның һәр өченче якшәмбе көнендә билгеләнеп үтелүче “Әтиләр көне” уңаеннан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен тематик кичә үткәрелде. Чара барышында әтиләр көне барлыкка килү тарихы сөйләнелде, әтиләрнең кеше тормышында роленең мөһимлеге аңлатылды. Әтиләргә карата тагын да ихтирам, хөрмәт тәрбияләүне күз алдында тоткан "Әти булу кыенмы?" исеме белән ярышта укучы малайлардан торган командалар ярышты. Ярышта катнашучылар җитезлектә, зирәклектә, белемлелектә көчләрен сынадылар. Яхшы ата булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеген кызыклы биремнәр үтәп ачыкладылар.