"Һөнәрләр дөньясы"
Мәктәп укучыларына һөнәрләр турында мәгълүмат бирү һәм һөнәр сайлауга җаваплылык уяту максатыннан "Һөнәрләр дөньясы" исеме белән профориентация дәрес Шеңшеңәр төп мәктәбендә үткәрелде. Укучыларга һөнәр сайлау буенча киңәшләр, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары турында мәгълүмат бирелде һәм аларга укырга керү тәртипләре аңлатылды.