"Бер ил, бер дәүләт"
"Бер ил, бер дәүләт" исеме белән патриотик мәгълүмат сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. 2022 нче елда Россия дәүләтенә 4 яңа регион өстәлде. Анда яшәүче халык референдумда күпчелек тавыш белән Россия дәүләте составына кушылырга теләк белдерде. 2023 нче елдан 30 сентябрь көне Россиянең билгеле датасы буларак кабул ителде. Укучыларга бу вакыйгалар турында кыскача мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде. Чара барышында укучылар "Ватаным тарихы" викторинасында катнашып сорауларга җавап бирделәр.