Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Әбием кочагы"

Күчмә китапханәдә, Ор авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен өлкәннәр көненә карата "Әбием кочагы" исеме белән әдәп-әхлак сәгате үткәрелде. Балаларга китаплардан дәү әни, дәү әтиләр турында, өлкәннәрне хөрмәт итү, сүзләрен тыңлау, тәртипле, тырыш булырга, тәмле телле, ачык йөзле булырга өнди торган шигырьләр укылды. Балалар бик бирелеп тыңладылар, һәр укылган шигырьгә үз фикерләрен әйттеләр. Өлкәннәр көне ел саен билгеләнеп үтелә, 1 генә көн түгел, ә декада белән үткәрелә. Елдан-ел өлкәннәргә игътибар арта бара. Өлкәннәр яшьләр өчен үрнәк, алар тормышның ачысын-төчесен татыган, сабырлыклары, мәрхәмәтлелекләре белән таң калдыралар. Картлыкларында сәламәт булып, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен тоеп яшәсеннәр иде!