"Гадәтне сәләт җиңә"
Кеше тормышының һәр мизгелен файдалы, истә калырлык итеп үткәрергә тиеш. Бу ритмда яшәү өчен начар гадәтләрдән баш тарту, тырышлык та кирәк. Бу уңайдан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен "Гадәтне сәләт җиңә" исеме белән рухи-әхлакый сәгать үткәрелде. Укучылар акыл көчендә, физик культура терминнарын белү буенча кызыклы ярышта катнаштылар. Зур уңышка ирешә алган яшьләр турында "Ялкын" балалар журналыннан өзекләр тәкъдим ителде. Һәр укучы үзенең нинди типаж укучы икәнлеген дә журнал битләреннән укып белә алды.