"Кояшлы ассорти"
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан китапханәдә "Кояшлы ассорти" исеме белән әдәби утырма үткәрелде. Өлкәннәр үзләренә багышланган котлауларны җылы итеп кабул иттеләр, үзләренең дә безгә, яшьләргә әйтер сүзләре бар иде. Китапханә яңалыклары, яңа чыккан китаплар, вакытлы матбугатта басылган яңалыклар белән таныштылар. Алга таба өлкәннәргә "Могҗизалар кыры" уены тәкъдим ителде. Күңелле сорауларга тиз арада җавап таптылар, хәрефләрне дөрес итеп әйтеп яшеренгән сүзләрне таптылар, үзләрен белемнәре, зирәклекләре ягыннан көчле итеп күрсәттеләр. Һәр турның җиңүчесе билгеләнде, финал уенында катнашкан уенчылар да сынатмады. Чара өлкән китап укучылар күңеленә хуш килде.