"Кызыклы классика"
Яшь буынны классик татар һәм рус әдәбияты белән якыннанрак таныштыру, язучылар турында кызыклы фактларны ачыклау максатыннан Шеңшеңәр төм мәктәбе укучылары өчен әдәби турнир үткәрелде. Укучылар язучыларның туган елларын дөрес итеп билгеләү, алар язган әсәрләрне исләренә төшерү, әсәр исемнәрен "Әдәби крокодил" уены аша белә алдылар. Уен күтәренке рухта үтте, укучылар үзләренең белемле, кызыксынучан, актив икәнлекләрен исбатладылар.