"Толстой тирәли сәяхәт"
Бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның тууына 2028 нче елда 200 ел булачак. Бу уңайдан аның туган көненә карата Шеңшеңәр мәктәбе укучылары өчен язучының балачагы, тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүматны үз эченә алган әдәби сәяхәт үткәрелде. Укучылар язучы турында кызыклы фактлар белән дә таныштылар, балалар өчен язылган әдәби китапларына күзәтү дә үткәрелде. Чара ахырында кызыклы сораулар бирелде, иң игътибарлы укучылар билгеләнде.