"Һәрвакыт булсын тынычлык!"
Халыкара тынычлык көне уңаеннан Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен тынычлык сәгате үткәрелде. Укучыларга кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде, җавабын белгәч шул сүзләрнең баш хәрефләреннән яңа сүз төзергә кирәк булды. Бу сүзнең "ТЫНЫЧЛЫК" икәнен укучылар бик тиз белеп алдылар һәм тынычлыкка юлның балачактан башланганына инандылар. Дөньяда барган вәзгыять бүген тынычлыкның иң кирәкле нәрсә икәнен кат-кат исбатлый. Укучылар тынычлык символы булган ак күгәрченнәр турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар, балалар өчен бастырылган вакытлы матбугат басмаларыннан, яңа китаплардан тынычлык турында хикәяләр, шигырьләр укыдылар