Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Кино китаплардан башлана"

27 август – Россия киносы көне уңаеннан мәктәп укучылары өчен китапханәдә тематик очрашу үткәрелде. Балачактан яратып караган мультфильм һәм кино геройларының яшәү урыны китапларда булганына укучылар тагын бер кат ышандылар. Үзләренең яраткан геройлары турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Җәйнең эссе көннәре артта калды, алда яңа уку елы көтә. Укучылар игътибарына җәйге ялларын лагерьда үткәргән яшьтәшләре турында “Три веселые смены” исеме белән кызыклы фильм тәкъдим ителде.