Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Ватаным Татарстан"

30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне алдыннан, балаларны туган як турындагы фактлар белән таныштырып, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүне күздә тотып тематик очрашу уздырылды.
Чара балаларны Татарстанның дәүләт символлары флаг, герб, гимн, төп документ - Конституция  турында кызыклы өстәмә мәгълүмат белән таныштырудан башланды. Балалар туган якның традицияләре һәм гореф-гадәтләре, халыклары, табигате турында мавыктыргыч китаплар, журналлар белән таныштылар. Каникулларда укыган китаплары, нинди мәдәни чараларда катнашуларын сөйләделәр. Республикабыз күпмилләтле, районыбызда узучы төрле милләт бәйрәмнәрдә барлык халык актив катнаша, яшь буын милләтара дуслыкны күреп үсә. Чара балаларның саф һавада хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.