"Литературная паутина"
Яшьләрне классик әдәбият белән якыннанрак таныштыру, әлеге әсәрләрне укуга кызыксыну уяту максатыннан “Әдәби пәрәвез” исеме белән әдәби уен программасы тәкъдим ителде. Уен балачактан яратып укылган әкиятләрне искә төшерү белән башланып китте. Алга таба каьнашучылар узган гасырның иң күренекле язучылар һәм аларның иҗаты буенча сорауларга җавап эзләделәр. Бу вакытта аларга "Әдәби җәүһәрләр" күргәзмәсе ярдәмгә килде. Дөнья әдәбияты буенча кызыклы сорауларга да яшьләр җавап таптылар, үзләрен кызыксынучан, киң эрудицияле итеп күрсәттеләр. Тиздән 1 сентябрь җитә, укулар башланачак. Чара ахырында укуларын мәктәптә, урта һөнәри һәм югары белем бирү йортларында дәвам итүче укучыларга уңышлар теләнде.