"Җәйге сәяхәт"
Китап укучыларга җәйнең кабатланмас матурлыгын, җылы көннәрен, тәмле җиләкләрен чагылдырган исемдәге “Җәйге сәяхәт” исеме белән күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге китаплар үзләренең тәмле исемнәре, бизәлешләре белән үз укучыларын ерактан ук җәлеп итеп кызыксыну уяттылар. Әкренләп көннәр көзгә авыша, кыскара бара. Кичләрен буш вакытта уку өчен яхшы китап сорап мөрәҗәгать иткән укучыларга да әлеге күргәзмә файдалы булды.