"Җәйге әдәби карусель"
Җәй – китап уку өчен иң рәхәт вакыт! Китаплар – ул серле дөнья, алар балаларга уйларга, шатланырга һәм хыялланырга ярдәм итә. Бу уңайдан китапханәдә “Җәйге әдәби карусель” исеме белән күргәзмә тәкъдим ителде, китапларга күзәтү үткәрелде. Әлеге күргәзмәдә балаларның үзләре турында, алар белән булган кызыклы хәлләр турында, җәйге ял, табигать турында китаплар урын алды. Тиздән яңа уку елы җитә. Укучылар җәйге ялларын сәламәтлекләрен ныгытып саф һавада булып, җиләк-җимешләр җыеп, витаминнар туплап, су коенып, бакча эшләрендә булышып кына калмыйлар, ә аң-белем туплау максатыннан яраткан китапларын укырга да вакыт табалар.