Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап дөньясына чумып"

1-21 июльдә үткәрелгән XXXII #ӘдәбиМарафон проектында катнашырга теләк белдереп 1000 гә якын гариза килгән. Проектның финалына 900 гә якын әдәбият сөюче барып җитте. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, күп милләтле Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән әдәбият сөючеләр бар. Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән китап сөючеләр дә әлеге марафонда катнашып җиңүче дипломына ия булдылар. Бу хакта китапханә аккаунтында язма урнаштырылды, җиңүчеләрнең дипломнары куелды. Балтач районы буенча әлеге марафонда 27 китап укучы катнашты.