"Тормыш хакына узыш"
26 июнь – Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау китапханә эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Бу уңайдан китапханәдә яшүсмерләр өчен “Тормыш хакына узыш” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Иң элек, интернет челтәреннән алынган социаль видеоролик күрсәтелде, биредә сүз наркотикларның яшьләр сәламәтлегенә һәм акылына зыяны турында барды. Яшүсмерләргә буш вакытны, күңел төшенкелегеннә бирелгәндә ничек үзеңә зыян салмый гына уздырып җибәрергә һәм вакытны файдалы итеп үткәрү алымнары аңлатылды. Чара барышында яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвеше турында “Сорау-җавап” уены тәкъдим ителде. Зыянлы, зараралы гадәтләргә алмашка сәламәт яшәү рәвеше, спорт, яраткан шөгыль һәм, әлбәттә, китап уку икәне ассызыкланды.