"Сабантуй хикмәтләре"
"Сабантуй хикмәтләре" исеме белән Балалар Сабантуе мәктәп яны спорт мәйданчыгында Шеңшеңәр авылы балалары өчен мәктәп яны лагеры коллективы белән берлектә оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләр иң элек тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландылар. Бәйрәмне ачып, балаларны котлаганнан соң күңелле уеннарга старт бирелде. Һәр бала ярышларда үз көчен сынады, бик күп бүләкләр ота алды. Ә уеннар бик күп төрле һәм кызыклы иде. Йөгереш, әйбер кисү, чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү, чиләк белән су ташу, таяк тарту, капчык киеп, киез итек киеп йөгерү, аркан тарту, турникта күтәрелү һәм, әлбәттә, татарча көрәш кебек ярышларда балалар тизлектә, осталыкта, көчлелектә ярыштылар. Барлык ярышларда да актив катнашып, чын күңелләреннән ярышкан балалар бик күп бүләкләр оттылар. Тамашаны карарга килгән әниләр, әбиләр рәхәтләнеп кул чабып ярышта катнашучыларга көч биреп тордылар. Бер мизгелдә үтеп киткән әлеге бәйрәм барлык балаларның күңелендә якты хатирә булып озак сакланыр, халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уеннарын онытырга юл куймас.