"Хәтер яши яңа буында"
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Бу көн уңаеннан китапханәдә яшьләр өчен "Хәтер яши яңа буында" исеме белән хәтер сәгате үткәрелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар искә алынды. Авылларда сугыш афәте кагылмаган бер генә йорт та калмаган, бүген сугышта катнашкан бабаларыбызны искә төшереп капкаларда кызыл йолдызлар гына җемелди инде. Сугыш китергән афәтне күпме сөйләсәк тә аңлатып бетереп булмый, кызганычка каршы авыр елларның шаһитләре булган тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да бармак белән санарлык кына калып бара. Сугыш күпме кешеләрнең язмышларын җимергән, ата-аналарны баласыз, балаларны әти-әнисез калдырган, ул салган яралар күңелләрдә бүген дә саркып тора. Яшьләргә канлы сугыш елларының авырлыгы, Җиңүгә хәлиткеч роль ясаган каты бәрелешләр искә алынды. Китап битләреннән укып, экраннардан күрсәтеп кенә аның фаҗигасен аңлатып бетереп булмаса да, бүгенге буын ул елларны онытырга тиеш түгел. Хәтер һәм кайгы көненә карата оештырылган Бөтенрәсәй "Свеча памяти" акциясенә кушылып, яшьләр белән берлектә, һәйкәлдә батырларның даны хөрмәтенә шәмнәр яндырылды.