"Надень народное на день России"
Россия көнендә - 12 июньдә Бөтенроссия “Надень народное на День России” акциясенә кушылып онлан режимда китапханә битенә китап укучыларның милли чараларда катнашканда татар милли киемнәреннән төшкән фотолары урнаштырылды. Бу акция ярдәмендә катнашучылар бөтен ил буйлап халык киемнәрен тәкъдим иттеләр, аларның матурлыгын, уникальлеген һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген ассызыкладылар. Әлеге акция Россия дәүләтендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли мәдәниятләренең матурлыгын һәм төрлелеген ачу, үз традицияләрен саклап, үзенчәлекле бәйрәм атмосферасы тудырырга, төрле яшьтәге кешеләрне милли костюмнардан күрергә ярдәм итте.