"Ватанга мәхәббәт бәйрәме"
"Ватанга мәхәббәт бәйрәме" исеме белән уен программасы мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен тәкъдим ителде. Балаларга Россия көне турында мәгълүмат бирелде, бәйрәмнең әһәмияте аңлатылды.
Чара барышында катнашучыларга мәктәптә уку дәверендә алган белемнәрен сынап "Паутина" уен-викторинасы үткәрелде. Уенда төрле фәннәрдән илебезгә кагылышлы сорауларга җавап эзләнелде. Уен җиңүчене ачыкланганчы дәвам итте. Шулай ук уку дәверендә үткән акция, марафонда актив катнашучыларны тәбрикләп Дипломнар тапшырылды.