Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Һәр яшьнең үз Пушкины"

"Һәр яшьнең үз Пушкины" ("У каждого возраста свой Пушкин") исеме белән әдәби ассорти мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен 6 июнь бөек рус язучысы А. С. Пушкинның тууына 226 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Балаларга язучының балачагы турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим ителде, иҗатына күзәтү үткәрелде. Шулай ук бу көн рус теле көне буларак та билгеләнеп үтелә. Чара барышында балалар бай мираска ия булган рус әдәбияты буенча кызыклы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр.