"Бәхетле балачак иле"
Җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме - Балаларны яклау көне. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
Шеңшеңәр мәдәният йорты яны бакчасында мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен "Бәхетле балачак иле" исеме белән күңел ачу чарасы үткәрелде. Балалар саф һавада ике командага бүленеп күңелле уеннар уйнадылар, тизлектә, тапкырлыкта көчләрен сынадылар.