"Йолаларда рухи тәрбия"
"Йолаларда - рухи тәрбия" исеме белән Сабантуй бәйрәменә әрәпә җыю чарасы Шеңшеңәр авылында шаулап-гөрләп үтте. Авыл халкы бу йола якынлашыр алдыннан Сабантуйга бирергә атап бүләкләр, балаларга өләшергә тәмле күчтәнәчләр әзерлиләр. Авыл башына җыелып милли киемнәр кигән әрәпә җыючылар "Әрәпә, әрәпә" дип кычкырып кузгалып китәләр. Аларның тавышлары ерактан ук ишетелеп барлык авылдашларны капка төпләренә дәшә. Элегрәк заманнарда бүләк җыюны атлар җигеп-бизәп үткәрсәләр, бүген машинага арба тагып-бизәп, җырчы, гармунчыларны утыртып җырлап үткәрәләр. Бу көнне авыл урамнарында моңлы гармун тавышы, күңелне җилкетә торган җырлар яңгыравы олыларга яшьлекләрен искә төшерә, яшьләргә мәдәни тәрбия бирә.
Авыл халкы бу йолада актив катнашты, һәркем үзеннән бәйрәм үткәрү өчен өлеш кертергә тырышты. Әлеге йола Сабантуй бәйрәменә чакыру буларак кабул ителә.