Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тарихыбыз шаһитләре"

“Тарихыбыз шаһитләре” (“Свидители истории”) исеме белән тарихи экспресс май аенда билгеләнеп үтүче Гомумроссия китапханәләр көне һәм музейлар көне уңаеннан мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен үткәрелде. Кешелек барлыкка килгәннән алып бүгенге көн вакыйгаларының шаһитләре. Чыннан да китапханәләрдә 1әм музейларда саклана торгандыр. Чөнки борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешләре турында китаплардан укып өйрәнәләр, ә көндәлек-көнкүрештә кулланылган әсбапларны музейларда күрә алалар. Укучылар бүгенге көн вакыйгаларын саклаучы газета-журналлардагы язмалар белән таныштылар, китапханәгә килүче вакытлы басмаларының ничек сакланырга тиешлеге турында кагыйдәләр белән таныштылар. Мәктәп укучыларының районыбыздагы музейларның күбесендә булганнары бар, шуңа күрә музейларда сакланучы тарихи ядкәрләр турындагы язмаларны да кызыксынып тыңладылар. Чара барышында китапханәдәге китапларның саклану, куллану кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Һәр китапның киштәдә үз урынында торуын тәэмин итү өчен алфавит буенча урнаштыру күнекмәләре алдылар. Чара ахырында укучыларга “китап”, “уку”, “белем” турында мәкальлләр тәкъдим ителде.