Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Мастер слова Шолохов"

Рус язучысы М.Шолоховның тууына 125 ел тулу уңаеннан, язучының “Судьба человека” хикәясенә ясалган буктрейлер онлайн режимда китапханә аккаунтында тәкъдим ителде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы 9 майда билгеләнеп үтелсә дә, бу бөек вакыйганы чагылдырган әсәрләрне, анда катнашкан язучыларның иҗатын укучыга тәкъдим итү дәвам итә. Бөек батырлык шаһитлары булган язучыларның әсәрләре бүгенге укучыны тыныч тормышның кадерен белергә, киләчәктә узара тату яшәргә өнди.