Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Китап иле "компасы"

"Китап иленең "компасы" исеме белән библиографик дәрес Шеңшеңәр мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Укучыларда китапханәче һөнәре белән кызыксыну уяту, китапханәченең эш документлары, эш көне тәртибе белән таныштыру максатыннан үткәрелгән дәрес якынлашып килүче - 27 нче майда билгеләнеп үтүче гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан үткәрелде. Укучыларга китапханә ишеген атлап кергән китап укучыны теркәү, яңа китапларны фондка кабул итү, укучы сораган мәгълүматны ничек эзләргә кирәклеге аңлатылды. Китапларны тану, аларны киштәгә урнаштыру, укучы сорап мөрәҗәгать иткәч тиз арада табып бирү алымнары өйрәтелде.