Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Сәламәтлек таҗлары"

Сәламәтлек - ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Шеңшеңәр балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. Балаларга "Сәламәтлек таҗлары" тәкъдим ителде.  Балалар "таҗлар"дагы биремнәр аша сәламәтлекнең нигезе нәрсәдән торганын ачыкладылар. Бүген безнең төп максатыбыз - сәламәт, нәселебезнең, татар халкының лаеклы дәвамчыларын тәрбияләү.