"Куркыныч күңел ачулар"
"Куркыныч күңел ачулар" исеме белән әңгәмә Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Тиздән җәйге каникуллар җитә. Укучылар бу көннәрне түземсезлек белән көтәләр. Җәй көне күп вакытларын саф һавада дуслар белән бергәләп үткәрергә, күңел ачарга, файдалы шөгыльләр белән шөгыльләнергә, ял итәргә дип планнар коралар. Шул ук вакытта яшүсмерләрне төрле күңелсезлекләр дә сагалап торырга мөмкин. Көтмәгәндә, бер гаепсездән вакыйгалар корбанына әйләнмәс өчен, укучыларга үз-үзеңне саклау, тирә-юньдәгеләргә зыян салмау кагыйдәләре турында сөйләнде. Шулай ук начар гадәтләргә каршы көрәшү алымнары аңлатылды.
Яшүсмерләр арасында киң таралган хокук бозуларны булдырмас өчен, вакытлы матбугат басмаларыннан шул хакта мәкаләләр укылды, фикер алышу оештырылды.