"Табигатькә мәдхия"
Замана кешесе өчен экологик культураны арттыру - беренчел бурычлардан. Үз тирә-ягыбызны чиста тотсак үзебезгә үк күпме файда булачак. Яз көне кар эрү белән тизрәк бар җирне чистартасы килә башлый. Экология дигәне фән генә түгел, күңел халәте диючеләр хаклы бу очракта. Тормыш, көнкүрешебез алга барган саен, әйләнә-тирәгә булган игътибарыбыз ныграк булырга тиешлеге турында табигать үзе искәртә. Экологик белемнәрне арттыру максатыннан Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен “Табигатькә – мәдхия” исеме белән үткәрелгән дәрестә тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә табигатьне саклауның бүгенге көндә ни өчен актуаль икәнлеге аңлатылды.