"Яшь гаиләгә киңәшләр"
15 май Халыкара Гаилә көне! Бу билгеле көн уңаеннан китапханәдә "Яшь гаиләгә киңәшләр" исеме белән китап күргәзмәсе-киңәш оештырылды. Күргәзмәдә гаиләдә ир-хатын, әти-әни - бала мөнәсәбәтләрен чагылдырган китаплар, яшь әти-әниләргә бала тәрбияләгәндә туган сорауларына җавап табарга ярдәм иткән психолог һәм педагоглар киңәшләре китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук гаилә темасына зур урын бирүче вакытлы матбугат басмалары, Татарстанның, районыбызның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре белән дә танышырга мөмкин.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык турында шагыйрьләр, язучылар тарафыннан төрле телләрдә инде күптән матур сүзләр әйтелгән, гыйбрәтле язмышлар тасвирланган кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел. Һәр заманда бу темага иҗат ителгән әсәрләр яңача һәм тирән мәгънә белән яңгырыйлар.