Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Әкиятләре серле, тылсымлы”

“Әкиятләре серле, тылсымлы” исеме белән әдәби иртә күчмә китапханәдә Ор балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен үткәрелде. Бу чара Г.Тукай иҗатына багышланды. Балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, иҗаты турында сөйләнелде. “Тылсымлы сәхифәләр” китабыннан “Бала белән күбәләк”, “Шаян песи”, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләре кычкырып укылды. “Су анасы”, “Шүрәле”әкиятләрен балалар үзләре сөйләделәр. Балалар китапханә фондын тулыландырган яңа китаплар белән дә теләп таныштылар.