Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"80 нче Җиңү язы"

Шеңшеңәр авылы уртасына урнашкпн Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Бу чарада мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, "Маяк" җәмгыяте хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәмгә җыелган халыкны Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Р.Х. Салихҗанов, "Маяк" җәмгыяте директоры Х. Ә. Хажиев, районнан килгән вәкил Сафин И. Н. бәйрәм белән тәбрикләп чыгыш ясадылар. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар катнашында бәйрәм дәвам итте. Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык авылдашлар бер минут тынлык белән искә алындылар. Алар хөрмәтенә шигырь-җырлар, биюләр башкарылды. Бу чарага бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге солдатларның гаиләләре дә чакырылган иде. Шеңшеңәр авылының ике батыр егете, кызганычка каршы, хәрби бәрелештә батырларча һәлак булдылар. Ахметханов Р. И. һәм Закирҗанов Р. К. истәлегенә һәйкәлгә элмә такта куелган. Батырлар хөрмәтенә веноклар, кызыл чәчәкләр салынды. Бәйрәм һәркемгә сәламәтлек, илләргә тынычлык теләп, махсус хәрби операция тиз арада тәмамланып, егетләр үз өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын иде дигән теләк белән тәмамланды.