“Атлый үлемсез полк”
"Бессмертный полк" Бөтенрәсәй акциясенә һәр елдагыча Шеңшеңәр мәктәбе укучылары актив булып кушылдылар. Бу акция Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатларны искә алу гына түгел, ә Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән барлык илебез халкын хәтерләү. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, партизан отрядларында сугышучылар, концлагерьларда газап чигүчеләр - һәркайсы игътибарга лаек, һәркайсының исеме мөһим. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәһасез!
Бүгенге яшь буын үз бабаларының батырлыгы истәлекләрен саклап киләчәк буынга тапшырып калдырырга бурычлы, Бөек Батырлык онытылмаска тиеш. Бу сугышны үз күзләре белән күргән ветераннар елдан ел кимеп бара. Сугыш хатирәләре гаилә архивларындагы фотолар, хатлар, истәлекле бүләкләр белән буыннан буынга күчәчәк. Сугыш турында язылган китаплар, кинофильмнар бу хатирәләрне сакларга ярдәм итә.