Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Хәрби Дан символы"

"Георгиевская ленточка" акциясенә катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашучы солдатлар истәлегенә салынган һәйкәл янында оештырылган тантаналы митингка килүче авылдашларның түшләренә тасмалар тагылды. Бу тасма Җиңү символы булып санала, батыр, үз-үзләрен аямый Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган солдатларның батырлыкларын чагылдыра.

Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә карата хөрмәт билгесе, рәхмәт хисләрен аңлата.