Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Күз алдында сугыш дәһшәте”

“Күз алдында сугыш дәһшәте” исеме белән кычкырып уку сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Р.Мостафиның “Красная ромашка”, Н. Внуковның “Москва за нами”, Ю. Яковлевның “Как Сережа на войну ходил”  китапларыннан өзекләрне кычкырып укыдылар. Бу чара 2025 елның 6 маенда үтә торган "Самара өлкә балалар китапханәсе" дәүләт бюджет учреждениесе оештырган "Читаем детям о Великой Отечественной войне" XVI халыкара патриотик акциясе кысаларында үткәрелде.

Акция нигезендә -5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балаларга сугышның иң якты эпизодларын чагылдырган өзекләрне кычкырып уку тора.