"Окна Победы"
Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй "Окна Победы" акциясенә кушылып, Бөек Җиңүне каршылап сыйныф бүлмәсе тәрәзәләрен бизәделәр. Бабаларының илебез азатлыгы өчен күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын хөрмәтләп, бүгенге дөнья, баш өстендә тыныч күк йөзе өчен тирән рәхмәт хисләрен укучылар шул рәвешле белдерделәр.
Шулай ук китапханә тәрәзәләре дә бизәлде.