"Һәрвакыт булсын тынычлык"
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган Бөтенроссия “Голубь Мира – Голубь Победы” акциясендә күчмә китапханәдә – Ор башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга Бөек Җиңүгә өлеш керткән авылдашларыбыз турында, аларның сугышта катнашкан өчен бирелгән орден, медальләре турында мәгълүмат бирелде. Тынычлыкның кадерен белдергән ак күгәрченнәрнең әһәмияте аңлатылды. Һәр укучы ак кәгазьдән үзенә ошаган күгәрченне кисеп алып аның канатларына матур теләкләрен язды.