"Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне"
"Җиңү көне - бу дөньяның яңадан туган көне" исеме белән хәтер дәресе Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. 1941 елның 22 июнь көне тарих битләренә Хәтер һәм кайгы көне булып язылган. Сугыш җиле кагылмаган капка калмый авылларда. Авылыбыз капкаларына беркетелгән кызыл йолдызлар гына кайчандыр бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгәнен искәртеп тора. Сугыш чорында тылда эшләгән ветераннар да елдан-ел кими. Укучыларга Бөек Җиңүнең ни бәрабәренә яулап алынганлыгын, тыныч тормышның кадерен белеп яшәү кирәклеген аңлату максатыннан үткәрелгән хәтер сәгатендә сүз шул турыда барды. Укучыларга Балтач районы Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат бирелде. Тыл ветераннары турында, Хәтер китапларына күзәтү үткәрелде. Шеңшеңәр төп мәктәбе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган "Георгиевская лента" акциясенә актив булып кушылган. Чара барышында укучыларга "Военный кроссворд" чишәргә тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге теманы яктырткан биремнәрдән торган викторинада катнашкан укучылар да сынатмады.