"Туплы еллар хатирәсе"
“Туплы еллар хатирәсе” исеме белән кычкырып уку сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе җашлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Укучылар Р.Мостафиның “Красная ромашка”, Н. Внуковның “Москва за нами”, Ю. Яковлевның “Как Сережа на войну ходил” китапларыннан өзекләрне кычкырып укыдылар. Бу чара Республика “Я читаю о Великой Отечественной войне” акциясе кысаларында үткәрелде. Әлеге акция кысаларында 9 майга чыгарылачак уникаль подкаст булдыру өчен Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрнең өзекләрен уку язмаларын җыю үткәрелә. Акциядә катнашу өчен укучыларның укулары диктофонга яздырылып оештыручы электрон почтасына җибәрелде.