"Бөек Җиңү кыйммәте"
Бөтенрәсәй "Библионочь-2025" акциясенә кушылып китапханәдә яшь китап укучылар өчен әдәби-мәгълүмати чара үткәрелде.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан әлеге акциянең темасы "Свои герои" иде. Әйе, 1941-1945 елларда сугыш җиле кагылмаган капка калмый авылда. Бүген бу капкалардагы кызыл йолдызлар Ватанның азатлыгы өчен сәламәтлекләрен югалтканнарның һәм вакытсыз һәлак булучыларның якты истәлеге алдында баш ияргә чакыра кебек. Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен дигән көчле теләк белән яулап алынган Җиңү көне илебездә яшәүче һәркем өчен кадерле! Чарада катнашучы укучыларга "Туплы еллар хатирәсе" исеме белән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авылыбыздан сугышка киткән солдатлар турында язылган язмалар белән таныштылар. Сугыш ветераннарының сакланган фотографияләреннән ясалган презентациядә һәркем үз якынын танып, алар турында истәлекләре белән уртаклашты. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлар искә алынды, батырларча һәлак булган солдатлар хөрмәтенә 1 минут тын тордылар. Бүгенге көндә дә һәр кешенең теләге җир йөзендә тынычлык саклансын, сугышлар булмасын. Яшь китап укучылар да бу теләкләргә кушылып "Голубь Мира - Голубь Победы" Бөтенрәсәй акциясе кысаларында тынычлык күгәрчене ясадылар, күгәрчен канатларына изге теләкләрен язып беркеттеләр.