"Онытма син, батырларны"
“Каһарманлык юлы” исеме белән видеоролик Республика яшүсмерләр китапханәсе игълан иткән “Чтобы помнить: лучшая книга о ВОВ” конкурсында катнашу өчен оештыручы адресына электрон җибәрелде. Бу конкурста китапханәнең яшьләр бүлеге актив китап укучысы катнашты һәм үзе яратып укыган Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” исемле китабын башкаларга да тәкъдим итү өчен видеоролик эшләде.