Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

"Тукай йолдызлыгы"

"Тукай йолдызлыгында" исеме белән әдәби кунакханә Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен үткәрелде. Апрель -Тукай ае! 26 нчы апрельдә бөек шагыйрьнең тууына 139 ел тула. Без аның турында инде күп, бик күп беләбез кебек, тик шулай да Тукай һаман чишелеп бетмәстәй сер булып кала бирә. Укучыларга Тукайның татар дөньясы өчен әһәмияте, күп еллар элек иҗат ителгән әсәрләренең бүгенге көн сулышына да аваздаш булуы, Тукайның бөеклеген исбатлаучы чаралар турында мәгълүмат бирелде. Алга таба укучылар Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сорауларны үз эченә алган әдәби эстафетада командаларга бүленеп көч сынаштылар. Тукайның балалар өчен язылган шигырь-әкиятләре исемнәре, алардан өзекләр яшеренгән "2QAY крокодилы" уенынында белемнәрен тикшерделәр. "Тукайны беләсеңме?" исеме белән тестны чишеп аның балалар өчен язылган китабы атамасын хәрефләрдән җыйдылар. Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча кроссворд сорауларына бергәләшеп җавап эзләделәр. Ә инде "Ялкын" журналыннан, "Комикслы иҗат" рубрикасыннан Тукай турында кызыклы фактларны укып белделәр. Тукай иҗаты милләтебезнең бәһасез мирасы. Бу мирасны саклауда, киләчәк буыннарга чәчми-түкми тапшыруда китапханәнең роле дә зур.