"Китапханә - белем мәгарәсе"
“Китап һәм белем иленә тәрәзә” (“Окно в мир книг и знаний”) исеме белән видеоролик Республика яшүсмерләр китапханәсе игълан иткән “Один библиотечный день с молодежью” конкурсында катнашу өчен оештыручы адресына электрон җибәрелде. Китапханәдә яшьләр бик еш булалар, кемдер китап эзләп килә, кемгә дәрескә әзерләнү өчен мәгълүмат кирәк. Яшьләр аеруча акыл, логик фикер йөртү кебек сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм иткән интеллектуаль уеннарны яратып кабул итәләр. Бергәләшеп үзләрен кызыксындырган темаларга әңгәмә коралар, сорауларына җавап эзлиләр. Гомумән, бүгенге яшьләр хәрәкәттә, социаль челтәрләр яшьләрне чын мәгънәсендә “йота” дисәк тә, күзгә күз карап аралашуга җитми. Бәйгенең максаты булып яшьләрне китапханәгә үзләре теләп йөри торган чаралар ярдәмендә җәлеп итү һәм китапханәчеләр арасында яңа эш алымнары кулланып эшләүчеләрне ачыклау тора.