"Наш долг - жизнь во имя Родины"
Балтач Үзәк китапханәсе тарафыннан яшьләр арасында игълан ителгән «Наш долг – жизнь во имя Родины!» бәйгедә китапханә укучысы, Шеңшеңәр төп мәктәбе укытучысы Жукова Алеся катнашты. Ул язучы Константин Симоновның “Жди меня” шигырен сайлап алып, яттан сәнгатьле сөйләргә өйрәнеп аны бәйгедә мәртәбәле жюри каршында башкарды. Сугыш елларында бик күпләргә өмет чаткылары бүләк иткән шигырь бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый.