Шишинерская сельская библиотека - филиал № 28

“Нәрсә "яхшы", нәрсә "дөрес”

Яшүсмер китап укучыларга җәмәгать урыннарында, мәдәни чараларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аәлату, өйрәтү максатыннан “Нәрсә яхшы, нәрсә дөрес” исеме белән этикет сәгате үткәрелде. Иң элек укучыларга “Ялкын” һәм “Сәхнә” журналларыннан яшьләр арасында популярлык казанган яшьтәшләре турында язмалар белән танышырга тәкъдим ителде. Бүгенге көндә һәрем үзенең тышкы кыяфәтенә зур игътибар бирә. Яшьләр дә кием сайлаганда үз кумирларына охшарга тырышып киенәләр, алардан үрнәк алалар. Алга таба яшүсмер катнашучыларга төрле кызыклы ситуаөияләр тәкъдим ителде, үзеңне ничек тотарга кирәклеге ачыкланды. Башта катнашучылар үз фикерләрен җиткерделәр, аннан ничек дөрес булачагы әйтелде. Чара ахырында яшьләргә киенү, үзеңне җәмәмгать урыннарында дөрес тоту турында мәкальләрне исләренә төшерергә туры килде. Бу чара яшьләргә алдагы тормышларында файдалы булыр дип ышанам.