"Хәтер уты янар мәңгегә"
“Хәтер уты янар мәңгегә” исеме белән стенд Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылды. Бөек Ватан сугышыннан исән кайтучы авылдашларыбызның фоторәсемнәре, сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган яки хәбәрсез югалган авылдашларыбызның исемлеге, көнне-төнгә ялгап Җиңү язын якынайткан тыл ветераннары исемлеге урнаштырылган стенд берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге стендтан һәркем үзенең якынын эзләде. Укучыларга стенд янында патриотик дәрес үткәрелде, Бөек Ватан сугышы фаҗигасен күрсәткән күргәзмә эшләде, китапларга күзәтү үткәрелде.