"Космос: ерак яки якын?"
"Космос: ерак яки якын?" исеме белән мәгълүмат сәгате Шеңшеңәр төп мәктәбе укучылары өчен 12 нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан үткәрелде. Укучылар чиксез галәм турында мәгълүмат тыңладылар, кызыклы викторина сорауларына җавап эзләделәр. Космоска үзең белән ни алырга, әгәр чит планета кешеләре белән очрашсагыз хәрәкәтләр ярдәмендә ничек аралашырга һәм, ниһаять, "Космонавтика" сүзеннән тагын нинди сүзләр ясап булуын ачыкладылар.